Апас районы Урта Балтай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланып киткәндә 12 яшь була аңа. Тыл хезмәтенең бөтен авырлыкларын күрергә туры килә. Кырдагы урып-җыю эшләре, ындыр табагында, тавык фермасында да хезмәт куя. Шулай да хәтергә иң уелып калганы – Пермь өлкәсендэ, Молотов урманнарында урман кисү.7 ай буе, көч җитмәслек авыр хезмәттә булган Сәкинэ апа. Cугыш инвалиды Галириза Һидият улы белән 1960 елда тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Риза абый 1994 елда вафат була."1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Буген ул тормышына бик канәгать булып, кызы һәм кияве янында, кадер-хөрмәттә яши.