Мин Матвеев Тимур уземнең Дәү бабам турында сөйләп китәсем килә. Хәсәнов Дәүләтхуҗа Хәсәнхуҗа улы 1925 елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасының Сарман районы Иске Кәшер авылында колхозчы гаиләсендә туган.
Сугыш башланганда аңа 16 яшь була. Аны элемтәчеләр әзерли торган училищега җибәрәләр. Илдә бик көчле сугышлар бара.
1943 елның 5 мартында Витебск белән Орша арасындгы көчле сугышларда беренче тапкыр катнаша. 18 яше сугыш кырында тула. Хәзер миңа вакытында Дәү бабам сөйләгән сугыш хәлләрен Дәү әбием сөйли: “Алдан икәү, кабель уралган катушка тотып йогерәбез, берәү арттан чыбыкның урнашуын тикшереп бара. Безнең батальон бик алгы сызыкта, немецлар күренеп тора, ә безнең өскә миналар ява. Безгә немец телендә кычкырганнары да ишетелә иде.
Югалтулар зур иде, көндә үлем белән күзгә-күз очраша идек. Арада мин иң яше, кечкенә генә буйлы, бик матур итеп җырлый, тальянда уйныйм. Кечкенә, җитез булу сәбәпле, алгы сызыкка мине өзелгән чыбыкны ялгарга бик еш җибәрәләр иде. Сантиметрлап алга барабыз. Бер-бер артлы җимерелгән авыллар, шәһәрләр артта кала. Пехотада барганда мине хәттә күтәреп тә баралар иде. Туган илгә, сугышка багышланган җырларны бер генә тыңлыйм да, гармоньда бик тиз отып алам, мине гел “сынок” дип йөрттеләр. Туган илдән аерылган, канлы сугыш кырындагы солдатларга рухи байлык ул вакытта бик кирәк иде.
Шулай бер ел давам итте. 12 март 1944 ел. Шундый матур җылы аяз көн. Алда елга. Иртүк атака башланды. Ике яктан да көчле атышлар бара. Якында гына миналар шартлый. Кырда кечкенә урман. Мина шартлап элемтәне өзгән. Без өч егет, өчебез дә яшь, безгә өзелгән кабельларны ялгарга дигән приказ булды. Бер кавым урманга ышыкланып бардык, шуышып барабыз. Ялгадык. Кире борылыйк кына дигәндә минаның бик нык сызгырып килгәне ишетелә башлады. Өчебез дә якындагы чокырга сикердек. Шартлау яңгырады…
Аңыма килгәндә бөтен тәнем ут яна, торырга тырышам. Мина ярчыклары аркадан кергән, эчне актарган, торырга тырышам, эчәгеләр чыга, кулым белән кире тутырам, каплыйм. Тәмам аңыма килдем, мина шартлаган тирән чокырның эчендә ятам. Иптәшләремне барлыйм. Берсе миннән ерак түгел яралардан үлгән, берсенең гәүдәсе дә юк. Шулай кымшана да алмый бер кавым яткач иптәшләрем килделәр. Мине госпиталга озаттылар. Яралар бик нык һәм бик тирән иде. Беренче ярдәм госпитальда курсәтеп, Мәскәү госпиталенә озаттылар. Анда бер-бер артлы берничә операция ясадылар! Үлем белән яшәү арасында көрәшә-көрәшә 6 ай госпитальда яттым. Күп кан югалтканмын. Госпитальдан чыкканда 44 кг гына идем”.
1944 елның 1 сентябрендә Дәү әтиебез туры Сарман военкоматына кайта. Аны Сарман военкоматының склад мөдире итеп билгелиләр. Анда 1945 елның 15 маена кадәр эшләгән, аннан Иске Кәшер авылынын “Кызыл Татарстан” колхозына кайткан. 1948 елның 4 январендә авыл Советына секретарь итеп сайлана. Бу вазыйфада 1961 елга кадәр эшли. Халык аны бик яраткан. Музыкаль, бик ягымлы, кешеләргә бик ярдәмчел булган. Күп мәртәбәләр Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр, орден, медальләр белән бүләкләнгән. Дәү әткәебезнең I-II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, “Георгий Жуков”, “За отвагу”, күп санлы юбилей , “Ветеран труда” медальләрен хәзер дә бик кадерләп саклыйбыз