Хәсәнов Нәкыйф Фатыйх улы 1918 елны Игәнәбаш авылында туган. Нәкыйф җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга китә һәм театр училищесына укырга керә. Анда өч ел хәзерлек үткәч, үзебезнең Сарман якларына җибәрелә. Биредә халык театрлары, концерт агитбригадалары оештыруга күп көч куя. Яхшы җырчы һәм музыкант буларак, үзе дә концертларда актив катнаша.
Соңрак җырчы Ульяна исемле кыз белән тормыш корып, алар Чаллыда яши башлыйлар. Ләкин бәхетләре озакка бармый. Сугыш чыга. Комсомолец Хәсәнов Нәкыйф Мәскәүне сакларга җибәрелә. Шунда партия сафларына керә. Рус телен яхшы белгәнгә, әйбәт спортчы да булгандыр, күрәсең, аны, озак та үтми, дошман тылында махсус заданиеләр үтәүче автоматчылар ротасы политругы итеп билгелиләр. Аның хатындагы: “Урман эчендә ерткычлар аулыйбыз, ике аяклы ерткычлар. 8 ай хатыңны ала алмадым”, - дигән юлларыннан ротаның нинди хәтәр эшләрдә йөргәнен чамалап була.
Менә тагын бер хаттан өзек: “шайтан үзе белә монда, бер минутта исән булсаң, икенчесендә юкка чыгарга мөмкин”. Юк, үлемнән курыкмый якташ, күңел төшенкелегенә бирелми. Ул ротадагы сугышчыларны хак эшнең җиңәчәгенә, илбасарларның себереп түгеләчәгенә ышандыра. Һәм 1945 елның 9 маенда моны бөтен дөнья күрә. Тик Нәкыйфкә генә бу насыйп булмый. 1942 елның июль ахырында ул хәбәрсез югала.
Кыю командир, гадел һәм кече күңелле, кешелекле кеше, талантлы сәхнә остасы. Игәнәбашлылар Нәкыйфкә карата әнә шундый якты истәлекләр саклыйлар. Ә.Сөләйманов, Р.Могыйнов "Сез ки газизләр ..."