Хәсәншин Фаяз Хәсәнша улы 1930 елның 15 январендә элекке Ворошилов районы Торнаташ авылында крестьян гаиләсендә туа. Абдулл җиде еллык мәктәбен 1943 елда тәмамлый. Балачак hәм яшьлек еллары авыр сугыш чырларына туры килә.Авылда ирләр юк, бар кеше сугышта. Бар эш хатын кызлар hәм яшьләр өстендә. 1947 елда Чаллыга механизаторлар курсына укырга җибәрәләр, бер ел укып бетергәч, туган авылы, Торнаташка кайтып, механизатор булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы намус белән хезмәт итә. Эшләү дәверендә берничә ел алдынгылыкны яулый. Районның, Республиканың бүләкләренә лаек була. 1978 елда хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.