Хуҗин ӘхмәтгәрәйМиннехуҗа улы
1902 елда Иске Абдул авылында туган. 1941нче елның 2 сентябрендә сугышка китә. 1944нче елның маена кадәр Ватанны саклауда катнаша. 1944нче елның январендә ручной пулеметтан ике немец разведчигын юк иткән өчен бүләкләнә.Сугыш кырында дүрт тапкыр яралана. 1944нче елның маенда Мәскәүдәге хәрби заводка штамповщик итеп хезмәт армиясенә алалар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1945 елның 14 декабрендә ул эштән азат ителә, 20 декабрьдә туган авылына кайта. Калган гомерен тыныч хезмәткә багышлый, туган колхозында балта остасы булып эшли. Хуҗин Әхмәтгәрәй Миннехуҗа улы 1977нче елның ноябрендә мәңгелек йортка күчә. «20 лет Победы в Великой Отечественной войне» медале белән бүләкләнгән.
