Сарман районы Шәрләрәмә авылында яшәүче Хуҗина Хөмәйрә Орканетдин кызының тормыш юлы да башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый кебек. Әмма һәркемнең үз юлы, үз язмышы. дигәндәй, төрлесен күргән, күпне кичергән ул. Юк, зарланмый Хөмәйрә апа. Үткәннәрен искә төшерүе дә гомер бәйрәме уңаеннан, 90 яше ишек каккач кына булды.
Гаиләдә алты баланың дүртенчесе булып туа ул. Әтиләре 1939 елда ук вафат була. Ул чакта балаларның иң олысына – 12 яшь Хөмәйрә, кечкенәләренә нибары 8 ай тулып кала. Иркәләнеп утырырга җай булганмы соң инде менә? Тормыш көтәргә, әниләренә ярдәм итәргә, хуҗалыкны алып барышырга кирәк. 8 яшьлек бала ни генә эшли ала инде, бер уйласаң. Бик иртә балалыкларын урлый шул язмыш. Сугыш башланган, дигән хәбәрне басудан ишетеп кайта ул. Тәлинкә радио, үзәкләрне өзеп, кайгылы чаң суга. Абыйсын 1944 елны фронтка җибәрәләр. Ул Хабаровск краенда җиде ел чик сакчысы булып хезмәт итә, тик исән кайта гына алмый. Исеме “Хәтер” китабына кертелгән.
Дүрт класс белеме булган кыз 13 яшьтән тракторларга су ташый башлый. Көненә 40ар тәпән су китергән вакытлары бүген дә күз алдында тора. Кияргә киемнәре булмыйча, шул килеш урманга чыгып китүләрен, аяклары бозланып катып, аларны җылытып утырганнарын сөйләгәндә, йөрәкләр чемерди. Минзәлә районы Калмыш авылына, бәләкәй арба тартып, бәрәңге орлыгына киткән җиреннән сугыш беткәнгә сөенечле хәбәр ишетеп кайта ул. Берәү атка атланып, сөенечен бөтенесе белән уртаклашып йөри. Шуннан, тора-бара, тормышлар бераз көйләнә башлый.
Хөмәйрә апа авылдашы Мәгъсүт белән гаилә кора. Яшьләрнең берсе сыер сава, икенчесе терлекләрне дәвалый. 30 ел савымчы булып, лаеклы ялга чыккач та, Хөмәйрә апа эшләп йөри әле. Тормыш иптәше белән чирек гасыр гомер кичереп, дүрт бала үстерәләр. Бүгенге көндә ул улы Мансур, килене Фәния тәрбиясендә яшәсә дә, бер дә тик утырырга яратмый. Кирәк икән, печәнен дә чаба, тавык-чебешен дә ашатып керә.
#увойнынеженскоелицо