Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйдәров Исмәгыйль Хәсәнша улы 1926 елның 18 февралендә ТАССРның хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Авылда 7 класс белем ала. 1943 елның 10 ноябрендә Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта 22нче Кызыл Байраклы укчы дивизиянең 304 нче укчы полкында 1943 елның ноябреннән 1944 елның мартына кадәр хәрби өйрәнүләр үтә. 1944 елның 18 февралендә ант (присяга) кабул итә. 1944 елның мартыннан 1945 елның маена 1125 нче номерлы артиллерия полкында 152 ммлы пушка гаубицада көйләп торучы (установщик ) була. 1945 елның маеннан 1946 елның сентябренә хәтле 19838 нче номерлы хәрби частьта 152 ммлы орудиядә көйләп торучы, 1946 елның сентябреннән 1950 елның июленә 12620 нче номерлы хәрби частьта пекарь булып хезмәт итә. 09.08.1945- 03.09.1945 елда Япон басып алучыларына каршы сугышта катнаша. 1950 елның 17 июлендә демобилизацияләнәнеп туган авылына кайта. Колхозда 1950-1960 елларда – хисапчы, 1961 – 1972 елларда – бухгалтер, 1973 – 1980 елларда авыл советында - дело производитель, 1981 – 1986 елларда - колхозда диспетчер һәм ревкомиссия әгъзасы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте өчен ул 1986 елның 1 мартында “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1985 елның 23 декабрендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “ Японияне җиңгән өчен” белән бүләкләнә. Хатыны Зәйтүнә белән дүрт бала (бер кыз, өч малай) тәрбияләп үстерәләр. Исмәгыйль Хәсәнша улы 1997 елның 21 февралендә вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнә.