Шәмбалыкчы авыл җирлегенең, Шәмбалыкчы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәйруллина Вафирә Мөхәмммәтгали кызы 1931 нче елның 29 нчы октябрендә мулла гаиләсендә 3нче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа 9 яшь була. 4 ел Шәмбалыкчы мәктәбендә, 3 ел Ябалак мәктәбендә белем ала. Әтисе завхоз, бригадир, әнисе колхозчы була.
1942 нче елда олы абыйсы Харис сугышка китә.1943 нче елның июль аенда үзенең сугышчан иптәшләре белән дошман тылына чыгып, ике мина складын, берничә автомашинаны шартлата. Иптәшләре белән берлектә безнең танкларга юл ачуда катнаша. Шушы батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1943 елның 5 августында Курск дугасындагы каты сугышларнын берсендэ Харис абый каты яралана. Госпитальдә 11ай ята. 1944 елда туган авылына кайта, гаилә кора. Икенче абыйсы Вәгыйз Воркутада шахтер булып эшли. Ул эшләгән шахтада метан газы шартлап күп кенә шахтерлар белән бергә Вәгыйз абый да һәлак була.
Вафирә апага башкалар кебек ук бик яшли хезмәт юлын башларга туры килә. Еллар авыр була. Шуна карамастан колхозда төрле эшләрдә эшли, барысын да җиренә җиткерә. Сугышның соңгы елларында тракторга сукачы итеп утырталар. Яшьтән үк бик көчле, гайрәтле була. Тора- бара эшкә батыр икәнлеген күргәч Заготзернога ат белән икмәк ташырга куялар. Ярдәмчесез генә, капчыкларны кулында җилтерәтеп кенә йөртә торган була, үзе төяп, үзе бушата. Колхоз кырында сука белән бәрәңге араларын эшкәртә. Ат белән сукада йөреп арып кайткач кашык тотып ашый алмас дәрәжәгә житкәч, энисе ашны чәшкә тарелкасына салып эчертә торган булган. Шулай ук яшелчәлектә, ындырда, келәт алдында, 5 ел ат караучы булып та эшли.Тормышлар җайлана башлагач бозаулар карарга куялар, аннан сыер савырга күчерәләр, шуннан пенсиягә чыга.
Тормыш иптәше Гыйният белән 6 ир балага гомер бүләк итәләр, кызганычка каршы бер балалары 9 айдан үлә. Балалар белән ойдә утрырга момкинчелеге булмый һаман эштә була, өйдә балаларны кайнанасы Бибизәкия әби карый.
Гомер буе авыр эштә эшләгәч картлык көнендә аяклары сызлый, тезләре авырта, авырлык белән генә йөри. Аннан бер-бер артлы ике инсульт кичергәч урын өстенә кала.
Тормыш иптәше үлгәнгә дә инде 6 ел була. Хәзерге вакытта Вафирә апа авылда, төпчек улы Марат, килене Гөлнара тәрбиясендә яши. Балалары, оныклары еш кайтып йөри. Вафирә апа 11 онык, 16 оныкчыгын күрү бәхетенә дә ирешкән. Быел Аллаһ боерса, көзгә 90 яшен тутырачак. Аңа хәерле гомер, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.