Ибрагимова Кафия Гашигулла кызы 1928 елның 31 декабрендә Апас районы Дәүләки авылында дөньяга килә. Дәүләки мәктәбендә 4 сыйныфны тәмамлап, 5 сыйныфны Дәвеш авылында укый башлый, ләкин анда су аша чыгып йөрүе кыен булганлыктан, 6-7 сыйныфларны ул Балтай авылына йөреп укып чыга.
Укып бетергәч( эвакуация белән Мәскәүдән балаларны авылга кайтаралар) ул шуларны карый садикта. Анда ике ел эшли. Аннаң соң колхозда атлар карый. 1951 нче елда Гыйсмәт исемле Дәүләки егете белән тормыш корып җибәрәләр. Гомер буе колхозда эшләдем( агуда да, чегендердә дә). 70 яшенә кадәр чегендер алып эшкәрттем, нинди эшкә кушсалар шунда эшләдем- дип сөйли Кафия апа. Эшләгән уңышлары очен "Хөзмәт ветераны" исеменә лаек була. 50 яшендә лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә яши.