Мин, ИбраҺимов Закуан Мансур улы 1941 елныц 29 октябрендэ Татарстанның Баулы (элекке Ютазы) районы Кызылъяр авылында деньяга килдем. Мин туган кеннердэ Беек Ватан сугышының дәһшәтле кәннәре булып, немец-фашист гаскәрләре илебез башкаласы Мәскәүгә якынлашкан була, heм бу кәннәрдә шәһәрне дошманга бирмәс әчен,
канлы сугышлар бара.
Минем әти Ибраһимов Мансур Ибраһим улы 1900 елда, шул ук Кызылъяр авылында туып-ускән, 1919-1921 елларда гражданнар сугышында актив катнаша, Урта Азиядә басмачыларга каршы кәрәшләрдә аз гына вакыт булса да, Тәркмәнстан фронты командующие М.В.Фрунзенең ординарецы да була. Гражданнар сугышында пулеметчик була, исән калып авылга кайта, әтисе хуҗалыгында эшли. 1941 елның августында Ватан сугышына кита. Фронтка барып житкәнче, башта аларны Марий Эл республикасындагы Суслонгер лагеренда сугышка хәзерлиләр; андагы тәртипсезлекне, бер сәбәпсез кеше җәзалау, урлашу, талау, салкында катып үлүпәрне курә. К.Е.Ворошилов комиссиясе килеп, лагерь җитәкчеләренә катгый чаралар күрелгәч кенә, аларны фронтка җибәрәләр. Ленинград фронтында немецлар белән беренче бәрелештә әтиләрнең 10 кешегә бер мылтык була, ә ул Суслонгер лагеренда ясаган агач мылтык белән сугышалар...
1942 елныц кезендә әти каты яралана, контузия дә ала. Череповец шәһпәрендә госпитальдә сул кулын тәптән кисәләр һәм алынмый калган снаряд кыйпылчыклары белен 1943 елда авылга кайта.
Мин үземне белә башлаганымны 3-4 яшь чамасы булыр дип уйлыйм. Безнең ей (5x5 метр квадрат чамасы) салам тубәле бер йорт иде. 1957 елга кадәр шул йортта яшәдек. Бер почмакта зур гына мич (кыш кәне менеп ятарга урыны бар), түрдә ике кәшә яггарлык такта сәке, мич каршында аш-су әзерләргә, бала-чага яггарга тагын бер кәчкенәрәк сәке, ә зуррак балалар идәндә йоклый иде. Бүрәнәдән бураган әй алды, анда идән дә, мич тә юк - он, ярма әчән такта ящиклар һәм башка тормыш әчен кирәк-ярак, савыт- аба. Өйдә электр юк, радио юк. Керосин белән яга торган куыклы, җиделе лампа. Кич белән ашап-эчкәч, озак тормый утны сүндерәләр, чәнки керосин бетә. Кыш кәнә сыер бозаулагач, бозауны имезергә сыерны шул кечкенэ әйгә кертәләр, ә бозау җәйгә кадәр әйдә булып, әле мин усә тәшкәч тә, аның белән бергә идәндә йоклый идем. Бала чагымда (купчелек балалар кебек) мин дә абыйдан калган кием-салым, аяк-савыт кидем. Үсә тәшкәч, башлангыч сыйныфларда укыганда да тула оек белән чабата киеп йәрдем, яз-кәз чабатага су кермәсен әчен, шакмактан күтәрмә тагып бирерләр иде. Билгеле кар эрегәч тә, кара кәзгә кадәр ялан аяк йәреп үстем. Иң хәтердә калганы, бер вакытта да тамагым туймавы, безнең буын балалары барысы да шул хисне кичергән билгеле. Баетам энем (1944 елда туган) кечкенә булгач, аңа әлбәне арыштан пешереп бирәләр, аны марля аша суырып ятар иде. Күп вакыт аның боткасын урлап ашаган әчен, әни мине башта орыша, аннан елап алыр иде. Бигрәк тә язга таба авырга кала иде тормыш, ә бала-чага әчен әйтеп тә, сәйләп тә бетергесез, ченки кышка әзерләгән азмы-күпме ризык бетә, бәрәңгегә кадәр, кәз кәне кубесен дәүләткә бирәсең, аз уңышның да калганы күп вакыт череп әрәм була. Безнең авылдан ерак тугел (10-12 чакрым) Александровка авылында спирт заводы булып, спирт чыгарыр әчен, зур мәйданда бәрәңге чәчкәннәр. Иртә яз кеннарендэ карлы- бозлы җирдән өшегән бәрәңге җыеп кайтырлар иде зурлар (усе тешкәч, узем- нең дә барганым булды). Шул өшегән бәрәңгене җебетеп, юып, табада туң май белән кыздырып (аңа ни өчендер кәлҗемә дип исем кушканнар) безне дә, зурлар узләре дә тукландылар. Март- апрель-май айларында, шул исәптән безне ачлыктан улүдән алып калгандыр, дип уйлыйм хәзер. Җәйгә чыккач, эшләр көйләнеп, аз булса да тамак туя торган иде. Май ае башыннан ук кычыткан ашы ашадык, аннан соң ачы какы, тече какы, кузгалак, балтырган, чегендер яфрагы җитешеп, гнулардан аш пешереп ашаталар иде. Алабутадан пешкән ипи ашаганымны да бик яхшы хәтерлим. Мондый хәл сугыш вакытында гына түгел, ә сугыштан соң да берничә ел шулай булды. Хәзер картайгач, шуны уйлыйм, ул елларда зурлар, хатын-кызлар, балалар да бер караңгыдан икенчесенә, яз, җәй, көз тырышып эшләгәннәр, барысы да фронт өчен, дошманны җиңәр өчен дип, аннан соң узләре дә ачтан улмәс ечен, кышны исән чыгар өчен. Икенче мәсьәлә, кыш кәне мичкә ягарга утын юк (урман кисәргә ярамый). Ык буенда үскән тал чыбыгы яктылар, сыер тизәге басып, аны калыпка салып кирпеч ясап, җәй буе кояшта киптереп шуны мичкэ ягалар иде.
Аның җылысы “ташка улчим” булса да, язга таба мичкэ ягар әйбер калмый башласа, ей, абзар түбәсенәң бер кат саламын тешереп мичкә якканнарны хәтерлим. Көз көне яңа салам белэн тубәләрне ябып куялар иде. Әз генэ истә, бигрәк тә сугышның соңгы елында безнең өйдэ кичләрен һәрвакыт кеше күп булыр иде, бар да; апа- әбиләр ирләрен сугышка озаткан, кубрәк бала-чага белән өй тулыр иде. Әни искечэ укый-яза белгәч, фронттан килгән хатларны уку, каршы хат язу, күз яшьләре күп булып, кайвакыт шаян сүзләр, такмаклар, бәетләр, җырлар җырлап бэйлэм бәйләп кич утыралар иде. Шунысы хәтердә, апа-әбиләр күчтәнәчсез йөрмәделәр, утын тумәре булса да күтәреп килгәннәре хәтердә калган, озаграк утырырга исәпләгәне (мичкэ ягар ечен).
Сугыш беткэн көнне, 9нчы май җиңү көнен яхшы хәтерлим. Бик җылы, кояшлы кен булды. Зәйтун абый мәктәптә (1936 елгы), Баетам энем өйдә калды. Мин әти белән авыл үзәгенэ җыенга бардык. Колхоз идарәсе каршында урамда зур өстәлгә кызыл материал җәелеп, аның артында абый-апалар утырганы исемдэ. Хәтеремдә бөтен авылда урам тулы халык, әби-бабайлар, бала-чага, гармун тавышы, кайсы җырлый, кайсы көлә, кайсы елый, карты- яше гөр килеп бэәйрәм итә. Ә кич белән авыл дөм караңгылыкка чума, сугыш беткән сөенечтән эчеп-исереп алган кешеләрнең урамда җыр тавышлары ишетелэ. Безнең өйдә дә әти-әниләр, һичшиксез, бәйрәм иткәннәрдер, туган-тумача, күршеләр белән, анысын ачык хәтерләмим.
Авылда крестьян тормышы сугыш беткәч тә җиңелдән булмады, ачлык-ялангыч 1950 елларга кадәр (чама белән) дәвам итте. Халык колхозда “таяк”ка эшләде. Шулай да сугыш беткәч, ирләр инвалид, гарип булып кайтсалар да, хатын-кызларга тормыш җиңеләя башлады, бала-чага да усә, ныгый төште, тыныч тормышка, киләчәкнең яхшы буласына халыкта өмет уянды. Әкренләп дөньялар уңай якка үзгәрә башлады. Безнең якларда нефть ятмаларын табып, аны ныклап узләштерү башланды. 1951 елда беренче тапкыр җирле радио керттеләр (түгәрәк эшләпә кебек, нигезе рубероид), радиоалгычлар куйдылар. Шул елны Казан- Мәскәүне тыңлый башладык. 1952 ел башында авылга электр кертелде. Җиделе куыклы керосин лампасының кирәге калмады. 1952 елның 1нче май демонстрациясендә Мәскәүдә Сталинның сөйләвен, аның тавышын әти белән бергә тыңлаганым хәтердә.
1948 елның 1 сентябрендә капчыктан ясаган бүкча күтәреп 1нче сыйныфка укырга бардым, 1955 елның еллык мәктәпне, 1958 елда Баулының 2нче урта мәктәбен тәмамладым. Нефть техникумын, Мәскәүдә КПСС Үзәк комитеты каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлап, район халык хуҗалыгында төрле җаваплы эшләрдә эшләп, 2002 сентябрендә 44 еллык эш стажы белән лаеклы елга чыктым.
Йомгаклап шуны язып калдырасым килэ. Тормышта бигрәк тә сугыш вакытында, гомумән, илдә барган болганышлар, аның аркасында килгән ачлык, хәерчелек болар барысы да әнилэр җилкәсенә тешкән. Әнием Ибраһимова Зәйнәп Ильяс кызы 1907 елда Татарстанның Ютазы районы Иске Урыссу авылында туа. 1926 елда әти белән әни гаилэ коралар, деньяга 10 бала китерәләр. Без икэү Зәйтүн абый белән (Баетам энем 9 яшендә 1952 елньң 14 ноябрендә Ык гасында суга батып улгәннән соң) исән калганбыз. Зәйтүн абый 2012 елда 76 яшендә авырып вафат булды. Калган 7 бала (сугышка кадәр) чәчәк, скарлатина һэм башка авырулардан яшьли улеп киткәннәр. Куп кайгы-хәсрәт күрүләренә карамастан әти-әни калган балаларына һәрвакыт акыллы, ныклы тәрбия бирергә тырышканнар һәм мин моны үз мисалымда күрәм.
Крестьян тормышының авырлыгын, колхозга кереп гомэрләре буена атаяк”ка эшлэп, паспортсыз (димәк бернинди хокуксыз) яшәп, әти беәэн әни 58 ел бергә гомер итәләр, икесе дә 84 яшкә җитеп, әти 1984 елда сугыш яраларыннан, әни 1991 елда вафат булдылар. Аларны соңгы юлга озатып, икесен янәшэ җирли алдым, каберләрен матурлап, һәрвакыт тезек тотарга тырышам.