Ибраһимова Гөлҗиһан Самат кызы Кама Тамагы районы Югары Барыш авылында туып үсә. Сугыш елларының авырлыгы алар гаиләсен дә читләтеп узмый. 11 яшеннән үк колхозда төрле эшләрдә эшләргә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартырга туры килә аңа. Бөтен эш кул көче белән эшләнә. Хатын-кызлар, картлар, эшли алырлык көче булган барлык балалар да эштә була. Сугыш елларында урак урып, кырда көлтә бәйләп, фермада авыр эшләрдә эшләп җиңүгә лаеклы өлеш керткән алар. Ире Исмәгыйль абый белән бергәләп 6 бала тәрбияләп үстергән Гөлҗиһан апа бүгенге көндә улы Рамил, килене Фәридә тәрбиясендә яши.