1930 елның 22 январендә Карамасар авылында Гыймади абый белән Мәхмүзә апалар гайләсендә дөньяга килә. Семьяда ике кыз үскәннәр. Гөлзәйнәп апа 1 нче класстан бирле эштә була, “колхозда без эшләмәгән эш калмады” ди ул. Чүп утаганнар, куксагыз дигән үсемлек тамыры җыйганнар, Имәлле башы дигән авылда урман кискәннәр, келәт алдында эшләгәннәр, тракторга шакмак тураганнар, терлеккә азык әзерләгәннәр. Гөльзәйнәп апа Карамасар башлангыч белем алгач Сатмышка укырга киткән, анда 7 сыйныф тәмамлаган. Яшел үзән шәһәренә киткән, анда Серьго заводында 5 ел эшләгән. 25 яшендә кире Карамасар авылына кайткан да, үзеннән 9 яшькә олы Исмәгыйл исемле кешегә кияүгә чыккан. Исмәгыйл абыйның ул вакытта хатыны бала тапканда үлеп китә, аның 5 баласы була. Гөлзәйнәп апа япь-яшь кыз килеш шул 5 балага әни булып килә. Кызганычка каршы 1 айлык кечкенә кызлары озак тормый, ниндидер авырудан үлеп китә. Гөльзәйнәп апа белән Исмәгыйл абыйның аннан тагын үзләренең 4 баласы була. Шулай итеп 8 бала анасы булып гомер кичерә Гөльзәйнәп апа. Гөльзәйнәп апа гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта ул улы һәм килене тәрбиясендә Карамасар авылында яши.