Ибраһимова Наилә Мытыйгулла кызы 1932 елның 25 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районының Сараштыбаш авылында туа. 1939 елдан 1943 елга кадәр Сараштыбаш авылында башлангыч мәктәптә укый. Каникул вакытларында колхозда кыр эшләрендә катнаша. Әтисе сугышка киткәч, үги әнисе белән Казанга күчеп киләләр. Әтисе сугыштан кайткач та Казанда яшәп калалар. Казанның 51нче мәктәбенең иң алдынгы укучыларының берсе була. 7не бетергәч Казанның педагогик училищасына укырга керә. Училищаны тәмамлагач 2 ел Мөслимдә, аннары 2 ел Какушкино мәктәбендә укыта. Училищада укыганда Равил абый белән таныша. Анда кабынган мәхәббәтне аралар ераклыгы да сүрелдерми. 1955 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Яшь гаилә 1955-1959 елларда Хуҗа -Хәсән авылында эшләгәч, туган авылга, Равил абыйның авылына Чирмешәнгә кайталар. Бу вакытта Наилә апа да читтән торып пед.институтны тәмамлый. 1987 елга кадәр Чирмешән мәктәбендә математика укыта. Равил абый белән Наилә апа өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә югары белем алып, әти-әнисе юлыннан киттеләр. Хәзерге вакытта Чирмешән авылында парлап гомер итәләр. 2020 елда алрның бергә кавышканнарына 65 ел булды.