Тыл ветераны Ибраһимова Зәйнәп Нуретдин кызы 1914 нче елның 15 нче гыйнварында ТАССРның Апас районы, Сатламыш авылында эшчән, хәлле гаиләдә дөньяга килә. Әти-әнисе тигезлегендә алар гаиләдә җиде бала булып үсәләр. 1931 нче елдан башлап Зәйнәп әби колхозда эшли башлаган. 21 яшьлек эшкә уңган кызны Кәбир исемле егет үзенә яр итеп сайлап ала һәм алар бик бәхетле гомер кичерәләр. 1941 нче елда ире Кәбир ага Бөек Ватан сугышына китә. Барлык авыр хезмәт Зәйнәп әби җилкәсенә төшә. Сугыш вакытында ипи пешерә, кул эшләре белән дә шөгыльләнә, тукыма кисәкләреннән күлмәкләр, итәкләр тегеп бирә. 1945 нче елда тормыш иптәше Кәбир ага сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, балаларга белем, һөнәр биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Балаларының һәрберсе дә акыллы булып Зәйнәп әбигә олы хөрмәт күрсәтеп, һәрдаим аның хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр.