Идиятуллина Рәшидә Рәхим кызы 1929 нче елның 18 августында Татарстан, Апас районы, Аюкудергән авылында туган. 1937 нче елны туган авылында мәктәпкә укырга керә 4 класс белем алып чыга.1946 нче елдан – 1979 елга кадәр Багыш авылында “Вахитов” колхозында колхозчы булып әшли төрле эшләр башкара.1955 нче елда тормышка чыга, тормыш иптәше Шәрифҗан абый белән 5 бала,1 кыз, 4 ир-егетләр тәрбияләп олы тормыш юлына озаталар. Хэзер вакытта 2 баласы сау сәләмәт.Тыл һәм хезмәт ветераны Рәшидә апа хэзерге вакытта үзе генә яши. Кызы Розалия көненә бер – ике тапкыр аның янына килеп киттә. Күгебез һәрвакыт аяз, кояшыбыз якты, күңелебез тыныч, илебез имин булсын иде дип теләде.
- Бүгенге көндә тормышымнан зарланмыйм. Балаларыма, оныкларыма ихлас күңелдән рәхмәтле, бик тәрбиялиләр. Теләгем бер генә: сугышлар булмасын, барыбызга да иминлектә яшәргә язсын.