Ильина Анна Денисовна 1931 елда Ләке авылында гаиләдә баш бала булып туа. Туган авылы мәктәбендә белем ала. Әтиләре сугышка киткәндә бишенче бала булып туган энесенә ике генә яшь була. Әниләренә гомер буе рәхмәтле алар. “Ач булмадык, сыер, сарыклар асрап, бакча тутырып яшелчә-бәрәңге үстереп, безне ризыклы итте. Колхоз эшенә дә җитеште”,- дип искә ала ул елларны Анна апа. Сугышта каты яралар алса да, әтиләре исән кайта. Җиденчене тәмамлагач Алабуга китапханәчеләр бүлегенә укырга керә. Ләкин, авыру сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. Савыгып, колхоз эшенә йөри башлый, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, утауга да йөри, ашлыгын да суктыра, Кабан Бастырыкта торф чыгаруда да эшли ул, бер эштән дә курыкмый, алынган эшенә җаваплы карый. Авылдашы Николай белән гаилә коралар, бер ул, өч кыз үстерәләр. 52 ел парлы тормышта яшәп, колхоз эшенә дә, хуҗалыкны алып барырга да, туй-кичәләрдә тамада булып йөрергә дә җитешәләр Ильиннар. Балалары да әти-әни үрнәгендә эшләп үсәләр. Анна апа лаеклы ялга медпунктта техник хезмәткәр булып эшләгән җиреннән чыга. Гомер юлдашын, кызы Галинаны югалтса да, күңел көрлеген, шаянлыгын югатмаган Анна апа. Бүгенге тормышыннан, балалары бәхетеннән, онык-оныкчыкларына куанып, шөкер итеп яши ул.