Имамов Хатип Имаметдин улы
1924 елның 8 мартында Тыңламас авылында туа. 1942 елда 18 яшендә яу кырына озатыла.
1942-1943 елларда Волхов фронтында, 1944 елда Ленинград фронтында көрәшә. Чехсловакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кече сержант сапер булып хезмәт итә.
1944 – 1954 елларда беренче Украина фронтында сугыша. Җиңү көнен Германиянең Глатос шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң ике ел хезмәт итеп туган авылына кайта.
III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач колхозда эшли. 1950 -1955 елларны җирле үзидарә Советы рәисе була. Соңыннан бригадир, ферма мөдире, терлекче булып эшләп, 1984 елны Ленин исемендәге хуҗалыктан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Мөсәвәнә белән 7 бала үстергәннәр.