Александра Филипповна – гап-гади авыл апасы. Язмыш аны чит-ят җирләргә дә атмаган, Мәләкәс авылында туган, шунда үскән, тормышка чыккан, шунда гомер иткән, балалар үстергән. Ләкин замандашларының барысы кебек үк гомер юлында аңа бик күп кыенлыклар күрергә, ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Сугыш елларын күз яшьләрсез искә төшерә алмый Александра апа. Ул чорлар турында сөйли-сөйли дә туктап, бүгенге көнгә шөкер итеп ала. «Чагыштыра торганмыни?! Оҗмахның үзендә яшибез бит, балалар!..» – дип кабатлый. Аннары тагын хатирәләрен барлауны дәвам итә.
Сугыш башланганда ике айдан уналтысы туларга тиешле яшүсмер кыз була Александра. Гаиләдә аннан кечерәк энесе, ике сеңлесе була тагын. Әтиләре туган илен сакларга дип 1941 елның ноябрь уртасында авылдан чыгып китә. «Тәрәзәнең пыяласына гына түгел, рамнарына кадәр боз каткан, үзәкләргә үтәрлек салкын чак иде ул», – ди, мәңге йөрәктән уелмас ул көн турында Александра апа.
Менә шул көннән башлана да инде ул михнәт арты михнәтләр. Баш бала булгач, гаиләне алып бару да әнисеннән кала аңа төшә. «Әниебез бик көчле кеше иде безнең. Эченнән янган-көйгәндер анысы, ләкин балаларга сиздермәде, ничек тә сынмаска, бирешмәскә, балаларын исән калдырырга тырышты. Ә бит ул елларда бик күп булды ачтан үлгән сабыйлар... Әни колхозда эшләде. Мин дә гел шунда булдым. Урак урганда көлтә куярга чыга идем. Шул көлтә чүмәләсен бергәләп эскерткә өя идек. Норма үтәр өчен көненә 20 сутый урырга кирәк. Аның өчен ике стакан он бирәләр.
Җәйләр шулай басуда үтсә, кышын урманда утын кистек, аннары аны арык атлар белән ташыдык. Ул атлар арып егылыр хәлгә җитәрләр иде. И-и, без күргәннәр... Кабат сугышлар гына чыга күрмәсен! Ашау дисеңме? Җәй көне бер чиләк суга үлән ваклап тутырабыз, тоз салабыз, шуны кайнатабыз. Менә шул аш була. Кышын ачлыктан бәрәңге коткара. Бик күп чыга иде ул безнең, эре була иде», – дип әкрен генә хәтер йомгагын сүтә Александра апа.
1943 елның 16 июнендә әтисенең үлгән хәбәре килә. «Без балалар киләчәктә аннан башка тормыш итүне бар нечкәлеге белән күзаллап та бетермәгәнбездер, ләкин әни елады инде, бик авыр кичерде. Шулай да озак елап утырыр хәл юк, балаларны ашатырга кирәк. Соңрак колхоз арышын киптерергә бирә башладылар. Аны мич ягып киптерәбез. Әз-мәз үзебезгә дә кала. Шуны тегермән ташында ярып, өйрә пешерәбез. Тамак туя башлады шул вакытларда. Аннары, тамакны сакларга тагын бер нәрсә бик ярдәм итте безнең гаиләгә. Аллаһы Тәгаләнең үзенчә җай чыгаруы булгандыр инде ул. Өй түбәсен япканда тәмәке кыстырган булганнар безнең. Шуны җайлап кына суырып чыгарып, Чаллы базарына илтеп сата башладык. Анда гел мин йөрдем инде. Стаканы ун сумнан китә иде. Чират торып алдылар. Әнә шулай үзебезчә яшәргә тырыштык инде», – дип сөйләвен дәвам итә тыл ветераны.
Сугыш тәмамланганнан соң алты ел үткәч, үз авылы егете Михаил Исаевка кияүгә чыга Александра. «Утын кисүләр шулкадәр үзәгемә үткән иде, шуннан котылыйм дип булса да чыктым инде, – ди бүген шаяру катыш җитдилек белән Александра Филипповна. – Яз, кызым, анысын да яз. Ул чорда шулай дип кияүгә чыгучылар бер мин генә булмаганмындыр...»
Михаил Кузьмич белән өч кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, иренең генә гомере кыска була. Бүген әби кызларына, кияүләренә, оныкларына сөенеп яши. «Аллага шөкер, кайтып торалар, бөтен эшемне эшлиләр. Үзләре янына яшәргә чакыралар да бит – аягымда йөреп торганда нигезне ташлап ничек чыгып китим инде?» – ди Александра апа.
«Беләсеңме, ни өчен озак яшимдер мин, кызым. Гомерем буе кеше белән тавышка кермәдем, бәхәсләшмәдем. Тыңлап тора идем дә, китеп бара идем. Аннары әкренләп бар да онытыла иде. Тагын шуны да уйлыйм: әтиемнең дә гомере миңа бирелдеме икән әллә? Һәм, ниһаять, гомерем буе сөтле ризыклар яраттым. Аның да сәламәтлеккә файдасы булгандыр. Кәҗә сөтен бүген дә үз кулларым белән савып эчәм», – дип сүзен түгәрәкли Александра Филипповна.