Вәлиева (Исхакова) Гыйльмиҗиһан Мөсаяф кызы истәлекләре:
“Мин 1924 елның 21 августында Ютаза районы Кәрәкәшле авылында туып үстем. 1931-1932 елларда Кәрәкәшле мәктәбенең беренче классына укырга кереп, 1941-1942 уку елында 10 классны тәмамладым.1943 елның 7 июнендә мобилизация белән Бөек Ватан сугышына киттем. Мин беренче Украина фронтында 10нчы бригаданың 1874нче зенит артеллерия полкының 2нче дивизионының 4 нче батариясендә хезмәт иттем.Мин, шушы полк Казанда формировать ителгәч, 1943 елның 20 сентябрендә сугышка чыгып киттем. Күп кенә шәһәрләрне, тимер юл үзәкләрен, аэродромнарны дошман самолетларыннансакладык. Льгов, Курск, Бахмач, Конотоп, Нежин, Черновцы, Прилуки шәһәрләрен азат итүдә катнаштык. Польша һәм Чехословакиядә Бельско, Кросно, Суха һ.б урыннарда дошманга каршы көрәшергә туры килде. Мин разведкада, связьда һәм орудиянең 3, 4, 5 номерларында булдым. 3 номер - присиловать итү, 4 номер - наводчик, 5 номер - снарядлар биреп торучы булдым.
Безнең беренче сугышка керү Бахмач шәһәре булды. Мин сугыш беткәндә Польшаның Бельско шәһәрендә идем. Сугыштан соң тормышка чыгып, 6 бала тәрбияләп үстереп,алар югары белемгә ия булдылар