Искәндәров Харис Габдрахман улы 1911 елда Дими Тарлау авылында туган, Сарман РХК моб., кызылармеец, 13.01.1944 һәлак булган, Витебск өлкәсе Лиозно районы Рудня авылында җирләнгән. (Хәтер китабы, 20 том, 98 бит).
Харис Искәндәровның Мортышбаш авылында яшәүче кызы Энҗе Шәвәлиевада әтисенең фронттан язган иллегә якын хаты саклана. Шуның берсеннән өзек:
7.09.1942 ел. Кадерлеләрем Оркыя, Рәмзия, Рәзинә, Ләйсән, Ришат һәм сары күбәләк кебек урыннан – урынга йөгереп йөрүче Энҗе кызыма сагынычлы сәламнәремне озатып, үземнең сәламәт икәнемне белдерәм ... 3 сентябрь көнне минем янга Ногман Яһудин килеп утырды. Мин тора торган урынга якын гына җирдә сакта тора икән. Ногман бик таза, бик матур. Аның белән көндезге аш ашап, чәйләр эчтек. Ногман бик канәгать булды. “Ярый, абый, мин бүген синең янга килгәч, сине күргәч, өйгә кайткан кебек булдым, галәмәт сыйландым. Бергә – бергә өйгә кайтсак иде”, - дип күрешеп, үз урынына китте. Шул көнне Илексаз авылы Сәетов дигән егетне күргән идем. ... Үзегез ни хәлдә ятасыз? Икмәк уңышлары, урыннардан килгән хатларга караганда, шәптән түгел, ахры. Бозавыгызны, колхоз икмәк бирсә, икмәккә алышыгыз. Мөмкин булса, ничек тә икмәк әзерләргә тырышырга кирәк. Рәмзия, сиңа узган хатларда язганымча, укытучы булырга тырышырга кирәк ...
Хәзергә сау булыгыз. Хатларыгызны ешрак языгыз.
Сезне сагынып Харис.
Р.Могыйнов “Хатларында дары исе” китабыннан кыскартып бирелә.