Туган илгә багышланган гомер.
Исламов Таһир 1926 елда Балтамак авылында дөньяга килә. Әтисе Гыйльманов Шәйхелислам абзый һәм әнисе Салиха апа авылда тырыш, ипле, мөхтәрәм кешеләр булалар. Авыр еллар булуга карамастан, җиде баланы, ишле гаиләне тартып бара Шәйхелислам абзый. Балаларны тәрбияле, укымышлы итәргә тырыша. Шулай матур гына яшәп ятканда, ил өстенә куркыныч афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка яраклы ир-атлар бер-бер артлы туган илне якларга китеп баралар.
Таһир Исламов, күрше Рангазар авылына йөреп, 1943 елда мәктәпнең 7 классын тәмамлый. Бу елларда канкойгыч сугышның әле иң кызган чагы.
1943 елның октябрь аенда Сарман һәм Мөслим районнарыннан киткән бер төркем егетләр Ерак Көнчыгышка эләгәләр. Аларны башта Владивостокка җыялар. Аннан Камчаткага, Петропавловск-на-Камчатке шәһәренә алып китәләр. “Пароход белән 15 тәүлек бардык”, - Таһир абый. Пехотада, 22 нче разведбатальонда хезмәт итәргә туры килә аларга. Манчжуриянең күп кенә җирләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар. Кайда гына булмасыннар, татар егетләре беркайда да сынатмыйлар. Японнар белән сугышта хәрби батырлыклар күрсәткәне өчен, Таһир Исламов Советлар Союзы Югары Башкомандующие И.В.Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Бу 1945 елның 23 августы була. Таһир абыйның батырларча хезмәт итүе турында күкрәгендә бик күп орден, медальләре дә сөйли. Ул “За боевые заслуги” медале белән дә бүләкләнә. Аның белән Ерак Көнчыгышта бер үк дивизиядә Рангазардан Шәкүр Хөсәенов, Хәмзә Гарипов, Рантамактан Зөфәр Ибраһимов, Карамалыдан Наил Заһретдинов, Тәлгать Миннебаев, Ильяс Гыймаев хезмәт итәләр. Аларның хезмәт срогы 1943 елның октябрь аеннан 1951 елның апреленә чаклы дәвам итә. Алмашка яңа буын үсеп җиткәнен җиде ел ярым көтәргә туры килә.
Таһир абый туган авылы Балтамакка 1951 елның апрелендә кайтып төшә. Ул чорда әле сугыш яралары төзәлеп бетмәгән, күмәк хуҗалыкта эшче көчләр җитми торган чак була. Бигрәк тә механизаторларга мохтаҗлык сизелә. Таһир абыйны да Чаллыга алты айлык механизаторлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Ул анда тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен үзләштерә. Шул ук елның көзендә гаилә корып җибәрә.
Әнәс Ибәтуллин.
“Сарман” газетасы, 29 январ 2014ел №6
(кыскартылып бирелде)