1923 елның 11 июнендә хәзерге Мөслим районы Әмәкәй авылында туа, Иске Байсар авылында яши. II группа инвалид. 1942 елның июлендә 8 кыз белән бергә сугышка алына. I Белоруссия фронты сафында санитарка булып хезмәт итә. Минскины, Риганы азат итудә катнаша. Җиңү хәбәрен Берлиннан 80чакырым ераклыктагы торак пунктында ишетә. 1945 елның августындатуган ягына әйләнеп кайта. "Сугышчан хезмәтләре өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен",соңыннан юбилей медальләре,II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. "Санитар хезмәте отличнигы" билгесенә, Баш Верховный Командующий И.В. Сталинның ике Рәхмәтенә лаек була. Хәрби дәрәҗәсе- рядовой. Табанлыкүлдә уку йорты мөдире була, участок хастәханәсендә пешекче булып эшли. 1995 елда вафат булган яугир,укытучы Галимҗан Исламов белән 1946 елда гаилә коралар, 3 бала тәрбиялә үстрәләр. Барысы да югары белемле.