Каташ-Каран авылында гомер итүче Минҗиһан Исмәгыйлова, өч яшендә әтисез калып, сеңлесе белән әнисе тәрбиясендә үсә. Ул алтынчы сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Үсмер кыз яшьтәшләре белән утауга да йөри, ындыр табагында да эшли. “Әнидән ат җигәргә өйрәндем, урак вакытында лабогрейкада эшләдем”, - дип искә ала ул елларны Минҗиһан апа.
Кызга укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый, колхозда төрле эштә эшли. 1953 елда ул фермага килә: сыерлар сава, сарыклар карый, үндүрт ел дуңгызчылыкта, аның да иң җаваплы төркемендә – балалатуда эшли. 1966 елда Минҗиһан Исмәгыйлова 1000нән артык дуңгыз баласы ала һәм хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. Ул күп тапкырлар район советы депутаты, биш ел райком члены була.
Пенсиягә чыккач, Минҗиһан апа фермада эштән туктаса да, өч-дүрт еллап шикәр чөгендере эшкәртүдә катнаша әле.
Минҗиһан апаның ире Габдулла, сугышта катнашып, инвалид булып кайткан. Күптән түгел ветеранга 90 яшь тулды.
Язманы Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.
“Сарман” газетасы, №52; 20 июль, 2016.