Исмәгыйлева Мәрьям Гайфулла кызы 1932 елның 1 сентябрендә туган. Әтисе Хәкимуллин Гайфулла 1942 елны сугышка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Әнисе Һәдия 4 бала белән кала, шуларның олысы Абдулла абый 1943 елны сугышка китә, гаиләдә иң олы бала булып Мәрьям апа кала. Ул әнисенең төп таянычы була, хуҗалык аның өстендә була, дисәк тә ялгышмабыз. Кеп-кечкенә килеш сыер саварга өйрәнгән, “Әни Казанга киткән вакытта, сыерны өйгә кертеп , башак ашатып, савып чыгара торган идем, әле шуның өстенә ике бала карыйсы бар: берсе 5, икенчесе 2 яшьтә”, дип искә ала ул. Әле ярый сыерыбызны асрый алдык. Күп кеше ачлыктан шешенде, үлүчеләр дә булды, безгә андый куркыныч янамады. Кечкенә бала булганлыктан безгә май тапшыру нормасы да азрак иде, дип искә ала ул. Бер үкенечем бар, ди ул, сугыш аркасында тиешле белемемне ала алмадым, 4 класс белемне дә сугыш беткәч кичке мәктәптә алдым. Сугыш вакытында да , сугыштан соңгы елларда да бик күп эшләрдә эшләгән Мәрьям апа. Баштарак башак җыюда, бәрәңге утырту һәм алуда катнашса, зурая төшкәч, ашлык киптерүдә, ташуда, складта эшләгән. 13 яшьләр тирәсендә, әнисен ял иттерәсе килеп, күрше апайларына ияреп Алатка колхоздан каткан бәрәңге илтергә китә. Алат тавын менгәндә хәле тәмам бетә, чанасын тарта алмый башлый һәм аның белән барган апайлар, капчыктагы бәрәңгесен үзара бүлешеп, үзен чанасына утыртып алып барып җиткезәләр. 1957 елның июнендә тормышка чыга, ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерә, ире белән 20 ел гына яшәп кала, ә кайнанасы Файзә апай белән бик тату итеп 35 ел гомер кичерәләр. 1967 елда фермага сыер саварга эшкә керә һәм 1990 елларга кадәр алдыңгылар сафында була. Тырыш савучысын колхоз идарәсе төрле кыйммәтле бүләкләр, рәхмәт хатлары белән бүләкли аны.