Сугыш ветераны Исрафилов Мохлисулла Сафиулла улы, 1920 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына алына, сугышта катнаша. Күп тапкырлар бомба, “яңгыры” астында калган. Шуның берсендә снаряд шартлап кыйпылчыгы үпкәсен яралый. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң да, сугышның соңгы көненә кадәр үз хезмәтен дәвам итә. Сугыштан исән кайтып, күрше авыл мәктәбендә балаларга НВП, физкультура фәннәре буенча белем бирә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул бик күп орден - медальләр белән бүләкләнә. Сугышта алган яралар эзсез калмый , 1947 елда вафат була. Иске Кәшер авылында җирләнгән.