Исрафилов (Сафиуллин) Габдулла Сафиулла улы, 1923 елның 28 июнендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, авылда “Киров” исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли. 1942 елның 23 августында ул Сарман РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң, 08.1942- 11.1942 елда 39 нчы запас укчылар полкында, ефрейтор дәрәҗәсендә, авиация кораллы укчысы, 11.1942 – 04.1947 елларда кече сержант дәрәҗәсендә 198 нче штурмлау авиация полкында, авиация кораллары буенча мастер (мастер авиа. вооружением) булып хезмәт итә. Белоруссия фронтында шушы полк составында бик күп сугышларда катнаша. Ничәмә - ничә тапкыр, үлем белән күзгә –күз очраша, күпме сугышчан дусларын югалта. 1947 елның 26 октябрендә 189 гв. штурмлау авиация полкында хезмәт иткәндә сәламәтлеге какшау сәбәпле, икенче төркем инвалидлык биреп, аны комисовать итәләр. Туган якларына кайтып авылда колхозда эшли, 1949 елдан Әлмәт шәһәрендә яши. АО “Татнефть” системасында озак еллар балта остасы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан казанышлары өчен” , “Германияне җиңгән өчен”, “ Кенигсбергны алган өчен” һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә. 9.05.2009 елда вафат була, Әлмәт районы Бигәш авылында җирләнгән.