Татарстан Республикасы Апас районы Югары Балтай авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында бөтен авыр хезмәт яшүсмерләр һәм хатын кызлар җилкәсенә төшкән. Мансур абый әнисенең уң кулы булган. Хуҗалыктагы барлык эшләр, колхоз кырындагы урып-җыю эшләре, йорттагы кече туганнарын карау да аңа йөкләнгән.
Тормыш иптәше Мөнирә Сәләх кызы белән 3 кыз һәм 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Мөнирә апа 2017 елда вафат була. Мәнсур абый "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Мансур абый кызлары тәрбиясендә, булганына шөкер итеп туган авылында яши.