Камалиева Хәмсәнә Низами кызы 1926 елның 27 ноябрендә туа.
"Сугыш башланган көнне чөгендер басуында чүп утый идек, күңелләр күтәренке - тиздән Сабантуе, өлкәннәрнең уен-көлкесенә кушылып, ял итәргә туктадык. Шул вакыт кара айгыры атланып, яныбызга бригадир килеп, сугыш башланганын хәбәр итте. Нинди куркыныч афәт икәнен, бала-чагалар аңлап та бетермәде, өлкәннәр елашты. Авылдан көн саен 5-6 ир егетләрне сугышка алып тордылар. Тиздән авылда бары карт-коры, бала-чагалар гына калды. Сугышның беренче көннәреннән Бакырчы, Чирмешән якларына окоп казуга йөрдек. Яшем тулмаса да, өлкәннәргә ияртеп, Мәскәү янындагы Шатурага торф чыгарырга җибәрделәр.Сугышның хәл иткеч "каты" чагы, немец Мәскәүгә якынлаша. Эңгер-меңгер җитүгә дошман самолетлары авыл, шәһәрләргә һөҗүм итә, бомба ташлый... Качырга урын юк, без канауларга, куркудан барактагы карават асларына кереп кача идек... Тәрәзә пыялалары коела, зәһәр тавышлар ишетелә. 16 сәгать эшләп, тамак ялгап алырга мөмкинчелек юк, дошман утта тота. Ач калган көннәр дә күп булды. 6 айдан соң авылга кайттык, кыр эшләре, маллар карау - бар хезмәт хатын-кыз кулында. Без эшләгән эшкә чабаталар түзмәде - тузды. Йөрәкләребез кайнар, кулларыбыз батыр булды, ач-ялангач булсак та, ирләрдән ким эшләмәдек. Биябаш, Карамасар урманнарындагы юан-юан агачларны ектык, чистарттык. Кул туңганга түзәрлек түгел - бияләйләребезне тезгә бәйләп, салкыннан шулай сакландык. Сугыш бетеп күп еллар узгач Әмир улым белән бер бәйрәмдә Шәүкәт Галиев белән очрашып сөйләгшергә туры килде - аңа да Карамасар, тирә яктагы урманнарны кисәргә туры килгән икән. Сугыш беткән көнне "Уфалла" арбасын сөйрәп 60 чакрымдагы авылга икмәккә барырга чыктык. Урыс авылын узганда тавышлар, елаш, балалар тавышын ишетеп туктадык, радиодан Левитан сугыш беткән турында хәбәрен сөйли иде. Ул куаныштык, елаштык. Сугыш беткән дип авылыбызга кире кайтмакчы идек, бригадир апабыз кайтармады. Авылга яралы солдатлар, исән калган сугышчылар кайта башлады. Безнең абый кайтмады, безнеке генә түгел, күп авылдашларыбыз сугыш кырында ятып калды. Сугыш бетте диеп, тормыш җиңел булмады, шәһәрләр, авыллар кире торгызылганчы күп көч куелды. Хәзерге тыныч тормышыбызга - мең шөкер. Беркемгә сугыш афәтен күрергә язмасын " - ди матур теләкләре белән, хәтирәләре белән Хәмсәнә апа уртаклашып.
Хәмсәнә апа тормыш иптәше Аманулла белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы иптәше һәм 2 улы гүр ияләре. Хәмсәнә апа бүген төпчек улы Дамир һәм килене Гөчәчәк тәрбиясендә күңел төшенкелегенә бирелмичә гомер кичерә. Күпне күргән тыл ветераннарының барсына да исәнле-саулык телибез!