Сугыш һәм хезмәт ветераны Камалиева Нәҗибә Галәлетдин кызы, 1920 елның 25 июлендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 7 классны тәмамлагач, Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аннары авыл советы секретаре, район советы башкарма комитетында кадрлар бүлеге мөдире булып эшли. 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Казанда алты айлык хәзерлек курслары үткәч, беренче Белоруссия фронтына җибәрелә. Ул 37 нче зенит-пулемет полкының 3 нче батальонында элемтәче булып хезмәт итә. –“ Башта Смоленскийны азат итүдә катнаштык, аннары безне Польшага җибәрделәр. Минем вазыйфам шул: бинокольдән күк йөзен күзәтәм. Нинди самолет оча, дошманныкымы, безнекеме, нинди ераклыкта, нинди юнәлештә икәнлеген белеп, дежур офицерга шалтыратам. Батальонда сигез рота. Дежур офицер аларга координаталарны хәбәр итә. Шуннан соң зенитчылар эшкә керешә. Безнең батальонда Урта Кәшердән Калимуллина Наҗия, Сарманнан Фарукшина Нәкыя, Балтамактан Сәлимгәрәева Нурлыхода бар иде. Безнең баштан үткәннәрне кәгазьгә язып та бетереп булмый. Ходай сезгә күрсәтмәсен без күргәннәрне, балакайлар “- дип язган иде Нәҗибә апа үзенең истәлекләрендә.1945 елда сугыштан кайта, Яр Чаллы шәһәрендә яши. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден, бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. Вафат, Яр Чаллы шәһәрендә җирләнгән.