Камалов Мостафа 1906 елның 24 январендә Иске Кәшер авылында туган. Мостафа абый сугышның беренче көннәрендә үк төняк-көнбатыш фронтында сугыша.
Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ул Калинин шәһәрен узып китеп, Ленинград юнәлешендә сугыша. 161 танк бригадасында хезмәт итә.
1942 елның бер төне аның исендә кала. Бу төнне немецлар һөҗүм итә. Аның иптәшләре бу сугышта һәлак була. Берәү дә исән калмый. Бары тик Мостафа абый гына бер аягын югалтып, исән кала.