Мустафина Резеда авылдашы Камалова (Абдульминова) Рәшидә Шәйхгали кызы истщлеклще белщн уртаклаша.
Камалова (Абдульминова) Рәшидә Шәйхгали кызы 1923 елда Зур Нөркәй авылында крестьян гаиләсендә туа. 18 яшьлек кызның барлык якты хыялларын җимереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Рәшидә апа да фашистларга каршы сугышка китәргә тели.1943 елда аны 11617 номерлы хәрби частька алалар, бу стройбат була. Алар санитарлар да булалар, урман да кисәләр.Үзләрен аямыйча фронт өчен эшлиләр. Тик 1944 елның башында бәхетсезлек, урманда Рәшидә апаның башына агач төшә, ул бик нык имгәнә.Аны частьнең 3 номерлы приказы буенча демобилизациялиләр. Шушы яралануы буенча аңа 2 группа инвалидлык бирәләр. Рәшидә Шәйхгали кызы хөкүмәтебезнең бүләкләренә лаек була: Бөек Ватан сугышы чорында “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыш беткәч, Ворошилов районында сыер савучы, “Татарстан” колхозында төрле эшләрдә эшли. 1951 елда Тәлгать исемле Нөркәй егетенә кияүгә чыга. Аның белән 4 бала үстерәләр,белем һәм тәрбия бирәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Шәйхгали кызы 2005 елда бакыйлыкка күчә, Зур Нөркәй авылының Югары оч зиратына җирләнә. Ветеранны зурлыйлар, каберен чәчәкләрдән өзмиләр.