Сугыш һәм хезмәт ветераны Кашапов Фәррах Кашаф улы, 1905 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.1941 елда сугышка алына. Шул елны Смоленск фронтында яраланып госпитальгә керә. Аннан чыккач танк десантында 107 нче танк бригадасында сугыша, яралана. 1942 елда аны демобизациялиләр. Өч ел хәрби заводта эшли. Авылга кайткач колхозда ферма мөдире булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры,бик күп җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.1997 елда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.