Кашапова Зәйнәп Гайдулла кызы 1928 нче елның 28 нче февралендә Башкортстанның Аскын районы Кашка авылында дөньяга килә. Кызга 11 яшь булганда әнисе вафат була. Сугыш башлангач әтисен хезмәт армиясенә, абыйсын фронтка алалар. Ике энесе, бер сеңлесе белән Зәйнәп апа бер үзе кала. Бала гына булсак та безне кыр эшләренә йөртәләр иде дип искә ала ул. Эшкә йөреп рәтләп укый да алмадым, бары 4 класс белемем бар ди.
1945 нче елда абыйсы сугыштан сыңар кул белән кайта, әтисен 1946 нчы елда гына күрү насыйп була. 1949 нчы елны Свердловский өлкәсенең Ревда шәһәренә китеп депога эшкә керә. Шунда Сатмыш егете Шәйхулла Кашапов белән танышып 1952 нче елда аңа кияүгә чыга. 1958 нче елда Сатмышка кайтып урнашалар. Сатмышта төрле эштә булдым, сыер да саудым, яшелчәгә дә йөрдем, чөгендер басуын да эшкәрттем ди ул. Тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Зәйнәп апа кызлары Алсинә Гөлгенә тәрбиясендә гомер итә.