1922 елның 13 сентяберендә Югары Яхшый авылында туа, Кировта яшәгән.
1942 елда 20 яшьтә яуга чакырыла.
Литвада сугыша, фашистларны Германиянең үзендә тар-мар итүдә катнаша.
1945 елның 15 апрелендә туган ягына ккайта.Җиңү көнен Кировта каршылый.
"1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", юбилей медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе- рядовой.
Киров исмендәге совхозда бригадир, майсызландырылган коры сөт заводында мичкә ягучы була.
1982 елда лаеклы ялга чыга.
Хатыны Фәридә Мирсалих кызы белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Үлгән көне- 01.01.2012