Кәлимуллин Сәгыйдулла Кәлимулла улы 1925 елның 1 декабрендә Өчөйле Саклау авылында туган. 1943-1950 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. “2 дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Армиядән 1950 елда старшина дәрәҗәсендә кайта. 1951-1955 елларда Казан кооператив техникумын читтән торып тәмамлый. Колхоз, төзү оешмасы, кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшли.