Кәлимуллина Мөнәвәрә Кәлимулла кызы 1934 елның 23 июнендә Яхшыбай авылында туган. 1942 -1949 елларда Яхшыбай, Анак башлангыч, Иске Кәшер җидееллык мәктәбендә укый.
1949-1952 елларда Алабуга китапханәчеләр әзерләү техникумында белем ала . 1952-1960 елларда Сарман район китапханәсендә эшли.
“Ул вакытта китапханәгә райкомның 1 нче секретаре Шакиров Сабир абый,2 секретарь Излайлов абый, 3 нче секретарь Лотфуллин абый һәм мәктәп укытучылары Газдалов Мәхмүт, Михайлов Разум, Игнатьева Галина, Гараева Гаян апа , Садыкова Нурдидә апа , Хасанова Азия апа, пионервожатый Фарукшина Нәкыя апа, врачлар Игнатьев Михаил, Җиһаншин Әзһәр, Гобычева Галина, язучы Адлер Тимергалин һәм урта мәктәп укучылары бик яратып йөрделәр” дип искә ала Мөнәвәрә апа.
Мөнәвәрә Калимулловна 1955 нче елда Михайлов Разум Миннебаевич белән тормыш кора. Шул елларда Разум Миннебаевич Сарман районы комсомол комитетының икенче секретаре булып эшли.
1957 нче елда беренче кызлары туа. Шушы елдан Сарман район китапханәсенең балалар бүлегендә китапханәче булып эшли башлый.
1960 нчы елда Разум Миннебаевичны Петровка урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Шушы елда алар гаиләсе белән Петровка авылына күчәләр.
1960-1968 елларда Петровка урта мәктәбендә китапханәче.
1967 нче елда Разум Миннебаевичны Җәлил бистәсенең урта мәктәбенә биология укытучысы итеп чакыралар. Шул елда алар Җәлилгә күчеп киләләр.
1968 нче елда Мөнәвәрә Калимулловна “Җәлилнефть” идарәсенең профсоюз китапханәсендә китапханәче булып эшли башлый. Ул лаеклы ялга чыкканга кадәр әлеге китапханәнең балалар бүлегендә хезмәт куя.
1992 елдан китапханәнең уку залында уку залында “Туган тел” бүлмәсе ача, гарәп имлясы өйрәтү түгәрәге оештыра. Җәлил бистәсендә дини , халык бәйрәмнәрен оештыра башлый. Татар язучыларының яңа китаплары белән бистә халкын халкын таныштыра, китап таратуны оештыра.
2001 елдан Җәлилдә яңадан ачылган музейны җитәкли .Бүгенге көндә лаеклы ялда. Җәлил бистәсендә яши.