Ул 1913 елның 14 ноябрендә Кострома өлкәсендә, Кологривовск районының Югары Мәҗи авылында туган.
1925 елда Королевлар гаиләсе Новосибирск шәһәренә күчеп килә һәм анда Евгений тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлап, Үзәк Хезмәт институты каршындагы курсларга йөри, һәм ташчы белгечлеге һөнәренә ия була.
1930 елның июль аеннан Королев, А.С.Аверьянов җитәкли торган бригадада, эшли башлый.
Ә 1930 елның сентябрь аеннан башлап, ул эшен кичке төзелеш техникумында уку белән бергә бәйләп бара.
1933 елда Е.Н.Королев төзелеш техникумын тәмамлап, промышленность һәм гражданлык корылмалары белгечлеге буенча техник-төзүче дипломын ала.
Е.Н.Королев Чита өлкәсенә, "Союзплавик" трестының Калангуевск руда идарәсе төзелешенә, прораб эшенә җибәрелә. Мөстакыйль эшләү тәҗрибәсе алганнан соң, Евгений Никифорович Новосибирскига әйләнеп кайта һәм прораб булып эшли.
1935 елда ул Совет Армиясе сафларына чыкырыла һәм Комсомольск - на- Амуре шәһәре төзелешендә катнаша.
1936 елда ул, беренчеләрдән булып, Стаханов хәрәкәтен җитәкли. Аның җитәкчелегендә бригада әзъзалары төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Ә хезмәтне бүлеп эшләү - беренче нәтиҗәләрен бирә: смена сәгатьләре барышында башта 20, аннары 30 һәм хәтта 40 меңле кирпеч теземенең сала башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы елларында аны аккумулятор заводы төзелешенә җибәрәләр.
1945 елда Евгений Никифорович Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә.
1954 елда Е.Н.Королевны Калинин (Тверь) шәһәрен төзекләндерергә җибәрәләр. Ул анда 73 номерлы төзелеш трестын оештырып җитәкли.
1957 елда Евгений Никифорвич "Красноярскпромхимстрой" трестына, управляющий булып, билгеләнә. Трест гидролиз заводын, целлюлоза-кәгазь комбинатын, шин заводын, шулай ук синтетик каучук һәм ясалма сүс заводларын төзи. Бу чорда Е.Н.Королевның зур химия белән беренче танышуы була.
1963 елдан 1977 елга кадәр Е.Н.Королев "Татэнергострой" төзелеш идарәсе начальнигы булып эшли. Е.Н.Королевның 37 еллык хезмәт стажы -Түбән Кама шәһәренә багышланган.
2001 елның 14 февралендә Е.Н.Королевның йөрәге тибүдән туктады.