Кәрамова (Мәхмүтова) Җәүһәрә Кәраметдин кызы 1923 елның 17 июлендә ТАССРның Минзәлә кантоны Юшады волосте Карашай-Саклау авылында игенче гаиләсендә туган. Карашай-Саклау авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә. Тик, башланып киткән Бөек Ватан сугышы тормышның астын-өскә китереп бөтен планнарны үзгәртә. Кызның абыйсы, 1921 елгы Габделхәмит, Ленинград шәһәрендә яшәп-эшләп яткан җиреннән сугышка китеп бара; туганнары белән саубуллаша да алмыйча, егет хәбәрсез югала. Гаилә башлыгы Хафизов Кәраметдин (1895-1960) 1941 елның 12 ноябрендә РККА сафларына алына. Шулай итеп, әниләре Хәлиулла кызы Бәдерниса (1900-1978), Җәүһәрәнең берсеннән-берсе кече дүрт сеңелесе белән кала. Мондый вакытта уку икенче планга күчә: 1941 елның 3 августыннан 18 яшьлек кыз ТАССРның Ворошилов районы Кадрәк МТСында тракторчы булып эшли башлый. Начар эшләми: Мактау грамоталары ала, алдынгыларның республика җыелышларында катнаша. 1945 елда “За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг” медале белән бүләкләнә. Сугыш бетеп, МТСлар бетерелгәч тә механизатор һөнәрен ташламый. 1958 елдан 1962 елның 15 маена кадәр, тракторчы булып Ворошилов районы Мулланур Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куя.
1975 елда пенсиягә чыкканчы, Җәүһәрә Кәраметдин кызы Сарман районы Ильич исемендәге хуҗалыкта терлекче, Карашай-Саклау мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли.
Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәхмүтов Габделәхәт Фәхерле улы (1920-1980) белән өч малай тәрбияләп үстерәләр.
КПСС члены, “Хезмәт ветераны” медале, күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән Җәүһәрә Кәраметдин кызы 2012 елның 30 июнендә Карашай-Саклау авында вафат булды.