Шәйхлислам ага сугышка 1944 елда китә. Аны иң элек Мәскәү янындагы Сокольники шәһәренә элемтәче һөнәренә укырга җибәрәләр. Аннан ул 354нче запастагы укчылар полкында әзерлек үтә. Украина, Белоруссия җирләрен азат итүдә катнаша. 1945 елгы Җиңү таңын ул аерым хөкүмәт полкында элемтәче вазыйфасында каршылый.
Шәйхлислам ага шулай ук 1925 елгы Динислам абыйсының 1941 елда ук сугыш утына кереп хәбәрсез югалуын, аны исән күрү теләге белән солдатлардан сораштырып йөрүен дә искә алды. – Ә менә 1932 елгы кече энем сугышта булмаса да, 20 ел инде юк бу дөньяда. Сугыштагыларга гына түгел, тылдагыларга да бик авыр булды ул чакта, ачлыктан кырылды гына халык, – ди күз яшьләрен сөртеп Башкортстанның Дәүләкән районы Чапай авылында туган чал чәчле ветеран. Ул анда балта остасы булып эшләгән. Картлык көнендә язмыш аңа тагын бер сынау әзерләгән. Матур гына яшәп ятканда, 60 ел тату гомер кичергән тормыш иптәше Рауза Миңнебулат кызы аны мәңгелеккә ташлап китә. Ялгыз башына ямь тапмыйча, бертуган энесенең кызы Фәймә Әхмәтшиналарга Биклән авылылына яшәргә килә ул. Картайган көнеңдә туган җиреңне ташлап китүне үлемгә тиңлиләр. Әмма зур сынаулар, сугыш юлларын үткән Шәйхлислам ага әле алай гына бирешергә уйламый. Ул көр күңелле.