Кәшапова Мәхтүмә Кәшафетдин кызы 1906 елның 27 октябрендә Сарман авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Алты бала арасында икенче булып туган Мәхтүмә башта әнисез, аннан әтисез дә кала. Туганнарының әле берсенә, әле икенчесенә сыенып башта Сарманда, аннан Бөгелмәдә яши.1924 елдан Минзәлә кантоны Яңа Маҗын волостена караган Карашай-Саклау авылында тора башлый. Карашай-Саклауда тормышының беренче көннәреннән үк бик актив була: авыл Советының төрле йомышларын үти, хатын-кызларның Яңа Маҗын бүлеге (женотдел) җыелышына делегат итеп сайлана, волость халык суды члены була, волисполком утырышларында даими катнаша. Авылда Мулланур Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык оешканда, аларның гаиләсе беренчеләрдән булып языла.
Берникадәр вакыт гаилә белән Төрекмәнстанда, “Вахшстрой” төзелешендә эшләп алалар.
Сугыш алды һәм Бөек Ватан сугышы елларында балалар бакчасы мөдире, ферма мөдире, бригадир, Ворошилов районы Мулланур Вахитов исемендәге колхоз партия оешмасы секретаре булып эшли. Бу чордагы тырышлыгы 1945 елда “За трудовую доблесть”, 1946 елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войны 1941-1945 гг” медальләре белән бәяләнә. Күп санлы юбилей дәүләт бүләкләре иясе. Сугыштан соң елларда ревизия комиссиясе члены була.1930 елдан ВКП членлыгына кандидат, аннан соң партия члены.
Ире – Бөек Ватан сугышы инвалиды, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Кәшапов Габдерәкыйп Кәшафетдин улы (1906-1969) белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. III дәрәҗә “Ана даны” ордены белән хөрмәтләнә.
Гомеренең соңгы елларын Әлмәт шәһәрендә яшәде. 1987 елдан башлап Карашай-Саклау мәктәбе музее белән тыгыз хезмәттәшлек итте, истәлекләр язды, 1989 елның 20 сентябрендә музейда кунак буларак кабул ителде.
Мәхтүмә Кәшафетдин кызы 2003 елда вафат булды.