Кудряшова Наталья Ивановна 1932 елның 10 ноябрендә Кече Урсак авылында туа. Гаиләдә биш бала, 3 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. 1941 елда әтиләре фронтка китә. Бөек Ватан сугышы башланганда Наталья Кудряшовага 9 яшь була. Ул бик иртә колхозда эшли башлый, өлкәннәр белән беррәттән фермада бөтен эшне башкара. Ул кыз булса да, теләсә нинди эшне башкара. Шулай ук үгез, атларда печән, силос ташый. Кичләрен солдатларга җиң сызганычлар, оекбашлар бәйлиләр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Кудряшова Наталья Ивановна Азбаба авылына килеп, педагогик карьерасын башлый, параллель рәвештә педагогика институтына читтән торып укырга керә. Азбаба авылында ул булачак ире Кудряшов Сергей белән очрашты. 1956 елда туйлары була, биш балалары туа. 1971 елда ире фаҗигале төстә һәлак була, әмма Наталья Ивановна кулыннан ычкынмый, балаларны берүзе тәрбияли, барысына да белем бирә.