КУРБАНОВА ТУТЫЯ ГАЗИЗ КЫЗЫ.
Оренбург өлкәсе Абдрахман авылында Мәснәвия Курбанова ире Газизне сугышка озатканда аның карынында 7 айлык баласы кала. Тутыя гаиләдә алтынчы бала булып туа. Бу вакытта аның әтисе инде сугышта була. -Август аенда бригадир булып эшләүче әти эшкә киткәндә әнигә: “Бүген ашлык алып кайтам, ларны чистартып куй” ди әйтә. Ашлык урынына буш машина белән кайтып туктый да, ашап та тормыйча, сугышка җыенып чыгып китә, без шулай ятим калганбыз, - дип сөйли Тутыя ханым. Ә 1942 елда аның сугышта һәлак булган хәбәре генә килә. Газиз Крубанов Курск дугасында яуларда катнашкан. Шулай итеп, Тутыя үз гомерендә әтисен бер генә тапкыр да күрә алмый. Аның шул кадәрле әтиле буласы килә ки, бу тойгы-теләге хәтта картайгач та ташламый аны. Сагыну-зарыгу өстенә тылда калган хатын-кызларның һәм бала-чаганың өлешенә бетмес - төкәнмәс эш тә тия әле. - Ял юк, гел эш, колхозга булышырга көче җиткән бер бала да читтә калмый, утау, салам ташу, печән җыю безнең өстә, - дип сөйли Тутыя Курбанова. - Аннан тыш оекбаш-бияләй бәйләп сугышка җибәрә идек. Моның өчен йон тетү дә - безгә. 6-7нче сыйныфларда укыганда әвендә икмәк чистарттык, мәктәпкә тизәк утыны әзерләдек. Бәрәңге утарга чыгабыз, самолет күрәбез икән качабыз, дошман булмагае дип куркабыз. Кырдагы Колорадо жуклары кебек инде менә. - Апам 15 яшеннән колхоз сыерларын сава иде. Аңа ярдәмгә барам, юеш бияләйләр белән су ташыйбыз. Ә берсендә ферма бозауларын караучы 13 яшьлек абыема ашарга илтергә бардым. Миңа 5 яшь. Ул ашаганчы маллар таралмасын өчен карап торам. Бервакыт бозаулар мине таптап киттеләр, бер аякның өч бармагы зәгыйфьләнде хәтта. Тутыя ханым керосинсыз төннәрен, иписез көннәрен күз яшьләрсез исенә төшерә алмый. Чөнки сугыш чорында алабутадан пешерелгән ипине кечкенәләргә бирмиләр, агуланып үлүләреннән куркалар. - Хезмәт безнең канга сеңгән ул, - дип өсти язмабыз героинясы. - Аның каравы, бу вакытта алган чыныгу киләчәк тормышта яшәргә ярдәм итте. Тутыя Курбанова Әлмәт совет сәүдә техникумында белем алып, 38 ел сәүдә өлкәсендә эшли. Хезмәт куйган елларында коммунистик хезмәт ударнигы һәм башка шундый бүләкләргә лаек була. Гел хәрәкәттә булган ханым пенсиягә чыккач та өйдә тик утыра алмый, хәзер ул гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръән уку дәресләренә йөри. Картайган көнендә ике баласы һәм биш оныгы терәк үзенә.
