Кузьмин Филипп Федорович 1913 елның 14 ноябрендә хәзерге Сарман районы Ләке авылында туган.
1936 елның 4 октябрендә Казан шәһәренең Сталин хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Шул чордан алып Филипп Федоровичның тормыш юлы хәрби хезмәт белән бәйле. Бөек Ватан сугышы вакытында 1941 елның июнь-октябрь айларында Көньяк-Көнбатыш, 1941 елның октябреннән 1942 елның сентябренә кадәр Калинин, соңыннан 3 Украина фронтлары составында була. 296нчы гвардия укчылар полкында политрук булып хезмәт итә. Үзенең хезмәте белән сугышчыларда рухи ныклылык тәрбияли, ничек кенә авыр булса да дошманны җиңәргә кирәк икәне турында аңлату эшләре алып бара.
1944 елда “За оборону Москвы” медале, 1945 елда I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 1945 елда «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941–1945 гг.» медале, 1946 елда Кызыл Йолдыз ордены, 1947 елда “За боевые заслуги” медале, 1951 елда Кызыл Йолдыз ордены, 1956 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1958 елның июнь аеннан – запастагы подполковник.