Сарман районы Рангазар авылында гомер итүче Кыямова Сәмига Салих кызы. Була шундый кешеләр: еллар үткән саен, аларның матурлыклары да кимеми, картаймыйлар да, чөнки аларның күңеле замана белән бергә атлый. Сәмига апа – шундыйлардан. Эшкә килгән беренче көннән алып, мин аңа сокланып яшәдем. Ул вакытта Сәмига апа тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьләргә акыллы киңәшләрен бирердәй төпле фикерле укытучы иде. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Сер сандыгы, бервакытта да ятларга сер бирмәс аның кебек кешеләр хакында, “эчендә җигүле атлар ята”, диләр. Мондый сүзләрне бөтен кешегә дә әйтеп булмый. Сәмига апа төгәл, эшен җиренә җиткереп башкарды. Иртән эшкә бар кешедән дә алда килә, аңа кадәр малы каралган, ашарына пешкән, Тимергали абыйны тәрбияләп, колхоз эшенә, балаларын уятып, кайсын – балалар бакчасына, кайсын мәктәпкә озаткан һәм көнозынга каенанасына кайнар ашын да пешереп калырган була иде. Безне сыйларга дигән кайнар кабартмалары да төенчеккә төйнәлгән. Аның тәме әле дә авызда саклана. Сәмига апа мәктәптә генә түгел, бөтен авылга укытучы иде, халык арасында пропаганда эшләре алып барырга да өлгерде, - дип сөйли озак еллар бергә эшләгән хезмәттәше емфира Кәшәпова.
Сәмига апа Сарманда туып – үсә. Өченче класста укып йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиләренә дә фронтка чакыру килә.
- Әтине эзләп, сеңлем белән Тарлау ягындагы Айтуган басуына киттек. Әткәй эштән кайтты да, барыбызны да кочагына алып, утырып елады. Аннан биштәренә азрак ризык тутырып, иң өстенә салды да чыгып китте. Гаиләдә әнкәй белән бергәләп биш бала, әткәйнең үги әнисе кечкенә йортта яшәп калдык. Күршегә таш мәктәп сала башлаганнар иде – бәрәңге бакчасы да юк, аннан соңгы кәҗәбез дә үлде, - дип искә ала балачак вакытларын Сәмига апа.
Әтиләре белән соңгы очрашу була бу. Бер хәбәре дә, бер генә булса да хаты да килми. Энесе, үскәч, шофер булып эшләгәндә, Смоленск өлкәсенә баргач, бер шәһәр читендәге туганнар каберлегендә әтиләренең фамилиясен эзләп таба. “Туган еллары, айлары да туры килә, мөгаен, әтидер, каберен күрдем”, - дип елап кайта ул. Әтиләре сугышка киткәч, авыр көннәр башлана. Күршеләрендә күпләп кан чиреннән үлә башлыйлар.
- Күрше Хәсән, Фатыйх абыйларының гаиләләре белән барысы да үлеп беттеләр. Әнкәй дә, авырып больницага эләкте. Ашарга юк, ерак түгел яшәгән берәүләргә барып, аяк белән таптап тирес сугабыз, шуның өчен берничә бәрәңге бирәләр иде. Шулай ачлы-туклы көн күрдек. Беркөнне бәләкәй энебезгә кечкенә генә капчык тегеп бирдем дә, соранырга чыгарга куштым. “Юк, апа, чыкмыйм. Әйдә, барыбыз да кочаклашыйк та, бергәләп үлик”, - дип, еларга тотынды бу. Шуның үзәк өзгеч сүзләре гомер буе күңелдән китмәде, - ди михнәтләрне күпләп кичергән ветеран.
Шуннан, өлкән бала буларак, эне – сеңелләрен ачтан үтермәс өчен, күрше Әхмәт авылына үзе хәер сорашырга китә. Йорттан йортка кереп, сорана торгач, бер – ике бәрәңге эләгә, бер таныә апасы кушуч он бирә, ә үзе: “Ярар, гомерлек түгел бит, әниегез кайткач, болай булмас әле”, - кечкенә сабыйны юатып җибәрә. Бүтән алай итеп йөрми кыз. Балаларның ике-өч көн өйдән чыкмый ятуларын искәргән күршеләре Фәүзия апа хәл белешергә кергәч, аһ итә. Сабыйлар ач яталар. Шуннан тиешле җирләргә хәбәр итеп, әзрәк ризык алып киләләр. Шулай итеп, ачлыктан саклап калган күрше апаларына бик рәхмәтле ул. Бераздан әниләре дә больницадан кайта.
- Әнкәй агач мәктәпкә мичкә ягарга йөри иде. Аңа ияреп, мин дә барам. Җылы учак каршына утырып, дәресхәзерли идем. Шулай итеп, 10 класс укыдым мин. Әнкәйгә чөгендер, бәрәңге уташырга да йөрдек, - ди Сәмига апа.
Ул чорда урта белем алганнар санаулы гына иде. Ике класска 8 бала мәктәпне тулысынча тәмамлыйлар. Аннан Сәмига апа Алабугага китеп, укытучылык һөнәрен үзләштерә. Комсомол оешмасын да җитәкли актив студент. Читтән торып укырга күчәргә барганда, Чаллыда пароход көткәндә, җырчы Әлфия Авзалова белән очрашалар алар. Сөйләшеп китәләр, кызның яшәргә фатиы юклыгын белгәч, ул аны үзләренә чакыра. “Шәмсенур апа Ташкентка китте. Әлегә квартира буш. Апа кайткач, үзегез сөйләшерсез”, - дип, кайда яшәгәннәрен өйрәтә дә, бер дә таныш булмаган кызның кулына ачкыч тоттырып җибәрә җырчы. Күрәсең, Сәмига апаның тыйнаклыгы, акыллылыгы йөзенә чыккан булгандыр, югыйсә, бер белмәгән кызга ышанып, фатир ачкычы бирмәсләр иде. Шулай итеп, 3 ел, укып чыкканчы, Сәмига апа шунда яши.
- Бүгенгедәй онытмыйм: Әлфиянең өстендә ак бөрчекле кара күлмәк, аягында – җиңел башмаклар, матур бөдрә чәчле иде. Сарманга килгәч, гел безгә керә иде. Аның белән төне буе, йокламыйча, сөйләшеп, серләшеп чыга идек.
1951 елда яшь белгеч Ләшәү Тамак мәктәбенә укытырга кайта. Уе елдан Рангазарга завуч итеп күчерәләр, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта, укучыларда ана теленә карата мәхәббәт уята. 1963 елда авыл егете Тимергали абый белән гаилә корып җибәрәләр. Ул да бик тырыш, ипле кеше. танылган комбайнчы. алдынгы механизатор була. Дүрт бала тәрбиялиләр, олы тормыш юлына озаталар.
Мәгълүмат алынды: "Сарман" газетасы № 49, 11 декабрь 2020 ел