Сәмига апа Сарманда туып үсә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә ул өченче сыйныфка күчкән була. Әтиләре сугыштан кайтмый. Гаиләдә биш бала, әтисенең үги әнисе әниләре тәрбиясендә кала. Кан чиреннән авылдашлары үлә башлаган чорда, әниләре хастаханәгә эләгә. Эне-сеңелләрен ачтан үтермәс өчен, Сәмига биштәр асып, күрше Әхмәт авылына хәер сорашырга бара. Берничә бәрәңге белән бер уч он алып кайта ул. Берничә көн балаларның ихатада күренмәвен искәргән күршеләре кермәсә, өйдә балалар ачка да үлгән булырлар иде. Әниләре терелеп кайткач, авыр булса да тормыш дәвам итә. Әнисе мәктәп миченә ягарга йөри, Сәмига аңа булыша, шунда мич җылысында дәресләрен әзерли. Сәмига апа урта белем алуга ирешә. Ул чорда моңа ирешүчеләр бармак белән генә санарлык була. Алабугада укытучылар өчен курслар бетерә, комсомол оешмасы җитәкчесе була. Читтән торып укырга киткәндә, Чаллы пристанендә Әлфия Авзалова белән таныша. Кызның торыр җире юклыгын белгәч, Әлфия апа аңа үзләренең фатир ачкычын бирә. Шулай итеп, укып бетергәнче, өч ел Сәмига апа шунда яши. 1951 елда Ләшәү Тамак мәктәбендә укыта башлый. Гомере буе Сәмига апа туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Ун елдан соң Рангазар мәктәбенә завуч буларак күчерелә. Шунда Тимергали абый белән танышып, 1963 елда гаилә коралар, дүрт бала үстерәләр. Бүгенге көндә бәхетле ана олы улы Фәрит гаиләсе тәрбиясендә яши.