Латифуллин Гыйздулла Латифулла улы Рантамакта туып-үсә. Сугыш балалыктан да чыгып бетмәгән егет-кызларны бик иртә олыгайта. Гыйздулла да яшүсмер егет килеш Чаллыга икмәк ташый, башка эшләргә йөри. Бик иртә бригадир йөген тарта башлый. Үзәге Рангазарда урнашкан күмәк хуҗалыкның Рантамак комплексы бригадасы бригадиры булу – ул авылның хуҗасы булу, андагы бөтен нәрсәгә күз-колак булып тору, дигән сүз. Ул елларда Рантамакта тормыш гөрләп тора, терлек фермалары эшли, тупырдап, яшьләр үсә. Дөрес, Рангазардан рәис үзе, башка җаваплы хезмәткәрләр әледән-әле килеп, биредәге тормыш, эш барышын үз күзләре белән күреп китәләр. Ә инде Гыйздулла абый бер ышанычларын аклагач, Рантамак өчен күңелләре тыныч була аларның.
Ярты гасырдан артык хезмәт кую дәверендә Гыйздулла абый күмәк хуҗалык рәисе урынбасары да булып эшли. Читтән торып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Туган җирендә тырыш хезмәт куеп, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тик тынычлап өйдә ятарга туры килми. Тагын бераз эшләвен үтенеп, эшкә чакырып алалар. Соңыннан шактый еллар ревкомиссия рәисе булып тора. Ә бу эшкә теләсә-кемне куймыйлар, авылның иң ышанычлы, иң гадел, ил карты булырдай кешене сайлыйлар. Гыйздулла абый тыл һәм хезмәт ветераны, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен” медале, күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм башкалар белән бүләкләнә.
Зөлфия Шәрипова
“Сарман “ газетасы, №56; 3 август 2016.