Латыйпова Мәдинә-Миңлесорур Хаҗи кызы 1931 нче елның 3 нче сентябрендә туган. Балачагы сугыш елларына туры килгән кызга иртә кул арасына керергә, башлангыч белем алу белән чикләнергә туры килә. Нинди генә эшкә кушсалар да, тырыш хезмәт куя, беренчелекне бирми ул. Урагын да ура, борчагын да чаба, Горький якларында торф та чыгара. Нәкъ шунда эшләгән чагында тегү машинасы ала, төннәрен иптәшләренә күлмәкләр тегә башлый. Авылына кире кайтканда да машинасын калдырмый. Көндезен колхоз эшендә булса, төннәр буе авылдашларына киемнәр тегә. Әмирҗан абый белән гаилә корып, балалар үстерәләр. Мәдинә апа Сарман көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли. Еллык, бишьеллык планнарын һәрвакыт арттырып үти. Илексаз авылында туып-үскән, бөтен гомерен тегүчелеккә багышлаган Мәдинә апа тырыш хезмәте өчен Почет билгесе орденына, күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләргә лаек була. 1986 елда лаеклы ялга чыккач та, Илексаз көнкүреш хезмәте күрсәтү пунктында эшли ул. Мәдинә апа бүгенге көндә балалары, оныклары, туганнарының кайгыртуын, кадер-хөрмәтен тоеп яши, бәхетле картлык кичерә.