Шэмбалыкчы жирлегенен Тубэн Биябаш авылында гомер итуче, тыл хезмэткэре Элмохэммэтова Эминэ Гыйниятулла кызы 1932 елнын 9 нчы апрелендэ Тубэн Биябаш авылында доньяга килэ.Эминэ апа икенче класста укыган чакта,1941 елда этилэрен сугышка алалар,энилэре биш бала белэн ялгыз кала.Топчек малайлары Энэс, этилэре сугышка киткэндэ, алты айлык була. Авыр коннэр башлана,ачлык ,ашарга житмэу узэклэренэ утэ,кычыткан,алабута,улэн ашаган вакытларын эле дэ куз яшлэренэ буылып искэ ала Эминэ апа. Хезмэт юлы «Вахитов» колхозында эшлэудэн башланып китэ.Олкэннэр белэн бергэ башак жыярга, чуп утарга,торле эшлэргэ йори.14 яшеннэн сыер савучы булып эшли башлый,сарыклар,бозаулар карый.Лаеклы ялга киткэнче колхозда хезмэт куя. 1955 елда тормышка чыга.Тормыш иптэше белэн алты бала тэрбиялэп устерэлэр.2020 елда тормыш иптэше Сэлимулла абый бакыйлыкка кучэ. Эминэ апа уллары тэрбиясендэ, бэхетле картлык кичерэ.