Маликов Сабир Гариф улы 1921 нче елда Сарман районы Иске Кәшер авылында, крестьян семьясында туа. Иске Кәшер мәктәбендә башлангыч белем ала һәм аннан Казанга китә..Казанда эшкә урнаша,соңыннан университетка укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Университетны тәмамлагач инҗенер-төзүче булып эшли башлый. Сугыш башлангач үз теләге белән сугышка китә. Калининград фронтында сугыша.Аларның часте “Бер адым да артка чигенмәскә!” – дигән девиз белән сугыша.Житомир шәһәрен алуда катнаша. Бу вакытта аның званиесе өлкән лейтенант,үзе взвод белән җитәкчелек итә. Сугыш вакытында чолганышта калып, немецларга частьлары белән пленга эләгәләр, аннан кача. Соңыннан шул Калиннинград фронтында сугышып 1943 елда үлә.