Маликова Мәрьямбикә Кадыйр кызы элеккеге Кайбыч, хәзерге Апас районында 1927 елның 7 ноябрендә туа. Әтисе Малик улы Кадыйр абый әнисе Габделҗаббар кызы Рабига исемле була. Мәрьямбикә апа кебек яшүсмерләр, хатыннар һәм картлар җилкәсенә кала. Ул барлык авылдашлары кебек үк урман кисүдә, урман утыртуда эшләгән. "Урман кисәргә җибәрәләр иде, кая йоклаганны, нәрсә ашаганнарны да искә төшерә алмыйм, гел эш тә эш иде" дип әйтә торган булган ул. Сугыштан соң вербовать ителеп Горки якларына эшкә китә. Шулай ук Карелия, Воркута якларында эшләргә дә насыйп була аңа. Воркутада эшләгәндә Мәрьямбикә апа булачак ире Ясәви белән таныша. Авылда ул төрле эштә эшли. Әтисе Кадыйр абый 1941 елда сугышка алынып, 1943 елда ике кулын да өздереп кайта. Мәрьямбикә апага хәзерге вакытта 93 яшь, Тверь өлкәсенең Лихославль дигән шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши.